Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда 700дән артык ана айлык пособие алачак

Быел Татарстанда 4,6 мең гаилә беренче балага тиешле айлык түләүләрне алуга дәгъва итәчәк.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда быел 704 анага беренче балага тиешле яңа айлык түләүләр билгеләнгән. Агымдагы елда пособие күләме 8 мең 490 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы матбугат хезмәте.
2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр айлык түләүләр алырга хокуклы. Ана белән бала Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм безнең ил территориясендә даими яшәргә тиеш. Гаиләдә бер кеше башына туры килә торган уртача керем республикада 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән 13 мең 713 сум күләмендәге керемнән артмаска тиеш.
Беренче балага айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органына бала туу яки уллыкка (кызлыкка) алу турында таныклык, гаилә әгъзаларының 12 айга керемнәре турындагы мәгълүматны раслаучы белешмә, банкта счет реквизитларын тапшырырга кирәк. Якынча мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 4,6 мең гаилә айлык түләүләрне алуга дәгъва итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X