Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцина ясату кертелде

ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшинаның агымдагы елның 11 октябреннән Татарстанда эпидемия күрсәткечләре ­буенча гражданнарның аерым категорияләренә КОВИД-19га каршы мәҗбүри ­вакцина ясату турындагы карары (№7) гамәлгә керде.

Карардан күренгәнчә, һичшиксез, прививка ясаткан булырга тиешләр: 

60 яшь һәм аннан өлкәнрәк затлар.
Хезмәткәрләр:
– медицина һәм санаторий-сәламәтләндерү оешмалары;
– белем бирү оешмалары, шул исәптән өстәмә белем бирү оешмалары;
– социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре; 
– транспорт һәм транспорт инфраструктурасы, сәнәгать пред­приятиеләре, төзелеш һәм проектлау, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары.
Затлар:
– социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүчеләр; 
– вахта ысулы белән эшләүчеләр, волонтерлар; 
– хәрби хезмәткә чакырылырга тиешлеләр; 
– хокук саклау органнары, дәүләтнең контроль органнары хезмәткәрләре, дәүләт чиге аша уздыру пунктлары, суд органнары хезмәткәрләре.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре: 
– сәүдә; матурлык салоннары, чәчтарашханә, косметика, СПА-салоннар, массаж салоннары, соляри, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекс­лары, фитнес-клублар, бассейннар;
– көнкүреш хезмәтләре , шул исәптән кер юу, химик чистарту, ателье һәм ­башка шундый хезмәтләр; 
– җәмәгать туклануы бүлеге; 
– финанс оешмаларының клиентлар бүлекчәләре;
– почта элемтәсе хезмәтләре күр­сәтү оешмалары;
– пассажирлар, багаж һәм йөк ташу буенча хезмәтләр күрсәтүчеләр;
– дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр; 
– пенсия, социаль һәм медицина имини­яте, мәшгульлек хезмәтләре; 
– кәрәзле элемтә бүлеге; 
– торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика бүлеге;
– мәдәни, күргәзмә, мәгариф чаралары (шул исәптән музейлар, театрлар, кинотеатрлар, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, лекцияләр, тренинглар);
– ял итү, күңел ачу, тамаша чаралары (шул исәптән уен чаралары, мастер-­класслар, цирк, зоопарклар, ­аквапарклар);
– балалар өчен уен бүлмәләре, балаларның күңел ачу үзәкләре, балаларның көндезге ял лагерьлары, балигъ булмаганнар өчен биналарда, корылмаларда (алардагы бүлмәләрдә), шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм башка урыннарда шундый чаралар үткәрүчеләр;
– балигъ булмаган балаларга ял һәм сәламәтләндерү хезмәтләре күрсә­түчеләр; 
– күмәк рәвештә физкультура һәм спорт чаралары үткәрүчеләр;
– юристлык, типография, кунакханә, туристлык, мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүчеләр; 
– даруханәләр һәм ветеринария оешмалары, клининг компанияләре хезмәтләре; 
– дезинфекция, дезинсекция, дератизация, ритуаль хезмәтләр күрсәтүчеләр;
– автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүчеләр; 
– каравыл тору предприятиеләре хезмәтләре, әйберләр китерү, курьерлык хезмәтләре күрсәтүчеләр.
дәүләтнең гражданнар һәм муниципаль служба хезмәткәрләре; 
– Татарстан Республикасында дәүләт вазифаларын башкаручы затлар;
һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү оешмаларында ­укучы 18 яшьтән өлкәнрәкләр, һөнәри оешмаларның структур бүлекчәләреннән һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларыннан практика узар һәм структур подразделениеләрдән тыш дәресләр үткәрер өчен җибәрелүчеләр.
2021 елның 9 ноябреннән вакцина ясатуның беренче этабын узмаучылар, ә  агымдагы елның  7 декабреннән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән читләштерелергә тиешләр, дип язылган карарда.
Бу карар Татарстанда яшәүче вакцина ясатырга ярамаганлыгы турындагы ­документ рәсмиләштерүчеләргә кагылмый.

Карарның тулы тексты белән Татарстан Республикасы ­буенча Роспотребнадзор Идарәсе­ ­сайтында ­танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев