Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру көннәре - исемлек

Татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һәм славяннар яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды. Бу хакта Халыклар Дуслыгы йортының матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, керәшеннәр һәм славяннар яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен күрсәтәчәк.

26 май – Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» төбәкара рус фольклор бәйрәме;

2 июнь – Кукмара районының Починок-Кучук авылында «Семык» республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;

3 июнь – Лениногорск районының Мордовская авылында «Балтай» республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;

23 июнь – Казанда «Сабантуй» республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә Сабантуй Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);

1 июль – Балтач районының Чепья авылында «Гырон быдтон» республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;

7 июль – Нурлат шәһәрендә «Уяв» республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;

7 июль – Чаллы шәһәрендә «Иван Купала» республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;

14 июль – Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X