Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 октябреннән Татарстан мә­четләрендә татар телен өйрәтү курслары башланачак

Татар теле курслары бушлай уздырыла.

(Тәтеш, 30 cентябрь, “Тәтеш таңнары”). Агымдагы елның 1 октябреннән Татарстан мә­четләрендә татар телен өйрәтү курслары башланачак: яңа уку елында 100 мәйданчыкта дәресләр үткәреләчәк. 

Татар теле курслары быел ТАССРның 100 еллыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән туган тел елы кысаларында ­уздырылачак. Курсларга “Кадрия” мәчетенә (адресы: Тәтешкә 200 ел урамы, 9 “а”) мәчет мәхәлләсенә мөрәҗәгать итеп, 1 октябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәреләчәк, уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, 6 ай дәвам итәчәк.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауны профилактикалау  максатларында дәресләр вакытында мәчеттә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк: курсларны тыңлаучылар медицина битлекләре кияргә һәм керү юлында йогышсызландыру әйберләре кулланырга тиешләр. Татар теле курслары бушлай уздырыла. Курсларны уңышлы тәмамлаган вакытта тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев