Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 октябрьдән “Ак таяк” айлыгы башланды

Айлыкның төп максаты – күзләре начар күргән кешеләргә игътибарны тагын да арттыру.

(Тәтеш, 21 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Ак таяк тарихы 1921 елда, күзе күрмәгән ­инглиз кешесе Джеймс Бигс, гадәти таяк белән башкалардан аерылып тору өчен, үзенең таягын ак төскә буягач башланган. Сукырларны ак таяк­лар белән бары тик 10 елдан соң гына тәэмин итә башлаганнар, аннары алар, күзе күрмәгән кешеләрнең символы ­буларак, башка илләрдә дә барлыкка килгән. Халыкара “Ак таяк” айлыгы 15 октябрьдән башланды. "Транспорт йөртүче шоферларга, оешмаларда һәм предприятиеләрдәге хезмәткәрләргә, барлык тәтешлеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: күзе күрмәгән кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге күп яктан сезгә бәйле. Күзләре начар күрүче инвалидларның борчуларын игелекле һәм ярдәмчел кешеләрдән башка хәл итү мөмкин түгел”, – ди районның сукырлар җәмгыяте рәисе Нина Краюшкина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X