18 май – Халыкара музейлар көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов музей хезмәткәрләрен тәбрик итә.
“Районның мәдәни тормышын, дәүләтнең милли кыйммәтләрен саклаучы музейлардан, туган як берләшмәләреннән башка күз алдына да китереп булмый.
Тәтеш ягы музее районда музей эшенең җилкәне булып тора. Сезнең хезмәтегез һәм туган як турындагы тирән белемегез илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләргә Тәтеш җиренең үзенчәлекле мәдәнияте һәм халык иҗаты белән танышу мөмкинлеген бирә.
Мәктәп музейлары да музейлар эшен үстерүгә зур өлеш кертә. Аларның һәркайсы кабатланмас, аерым, әмма алар бергәләп мөһим максатны үтиләр – аң-белем тарату һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен тарихыбызны саклау.
Музей хезмәткәрләре үз эшләренә чиктән тыш тугры, аларның җентекле һәм максатчан фәнни-тикшеренү, мәгърифәтчелек хезмәтләре иң югары бәягә лаек”, – диелә котлауда.
Район башлыгы музей хезмәткәрләренә иҗади көч-куәт, сәламәтлек һәм җитешлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев