19 май – Татарстан Республикасы матбугаты көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” гәҗите коллективын, районның типография оешмалары хезмәткәрләрен, матбугат хезмәте ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итә.
“Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының тормыш эшчәнлеген төрле яклап мәгълүмати яктыртуга ныклы, фидакарь өлеш кертүче коллективларның һәркайсына хезмәтләре һәм иҗатлары өчен әлеге һөнәри бәйрәмдә рәхмәт белдерәсе килә. Гәҗит битләрендә күңелле язмалар һәм яхшы хәбәрләр күбрәк булсын иде”, – диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы һәркемгә сәламәтлек, гаилә җитешлеге, тынычлык, иминлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев