Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • "2 июльдән “Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлады

    Газета А4 форматында һәм 24 битле булачак.

    (Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таннары"). 2 июльдән “Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлады. “Шәһри Казан. Язмыш” - “Татмедиа” тарихында беренче мондый газета.
    Яңа газетаны тәкъдим итү чарасы “Татмедиа” бинасындагы Әдәби кафеда узды. Биредә журналистлар, язучылар, артистлар һәм блогерлар бар иде. Иң элек кунакларны “Шәһри Казан”ның баш редакторы Радик Сабиров сәламләде.
    “А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул – бик кызыклы һәм уңай формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. “Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар, иртән үк берничә кеше язылды”, - ди Радик Сабиров.
    Газета А4 форматында һәм 24 битле булачак. Исеменнән күренгәнчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, кыскасы, тормыш турында бәян ителәчәк. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә урын алачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: