Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 24 май көнне Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.

    Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!

    (Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары”).

    Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!
    24 май көнне, изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу көнендә, Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Дөньяда әлеге бөек мәгърифәтчеләр тарафыннан төзелгән кириллица – алфавитка нигезләнгән 60ка якын халык исәпләнә. Бу бәйрәм безнең милли мәдәниятләрне ныгыта һәм аларның бердәмлеген ассызыклый. Без заманны һәм буыннарны тоташтыручы ныклы җепне сакларга тиешбез. Хәзерге дөньяда лаеклы яшьләрне тәрбияләү өчен гасырлар буена мәдәни-тарихи һәм рухи-әхлакый чыганакларга мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр югалырга тиеш түгел, барлык халыкларның бай рухи мирасына сакчыл караган күп милләтле Тәтеш районы мәдәнияттә, төрле эшләрдә һәрвакыт өстенлекле булды һәм булачак. Борынгыдан, әби-бабаларыбыздан калган мирасны саклыйк һәм хөрмәт итик! Сезгә үзара хөрмәт һәм ярдәм, зирәклек һәм ныклык, иминлек һәм бәхет телим!

    Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: