26 октябрь – Автомобиль транспорты эшчәннәре көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов барлык автотранспорт эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
Районыбыз өчен, шулай ук бөтен Татарстан кебек, автомобиль транспорты мөһим роль уйный, күп яктан икътисадның барлык тармакларының һәм социаль сфераның өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели, диелә котлауда.
Район башлыгы үз вазифасына турылыклы булганнарга, автобус, йөк һәм җиңел машиналар белән идарә итүчеләрнең барсына да рәхмәт белдерә. Барсына да сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге тели. Чөнки пассажирларны имин йөртү һәм йөкләрне вакытында ташу шоферлар осталыгына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев