Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә.

    (Тәтеш, 27 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: “Бу бәйрәм һөнәри тармакларны гына түгел, шулай ук үз тормышын мавыктыргыч сәяхәтләрдән һәм яңа кичерешләрдән башка күз алдына китерә алмаучыларның барысын да берләштерә. Берәүләр өчен – ул тирә-як ­дөнья һәм табигать белән аралашу, кемнәрдер өчен – җиңел булмаган хезмәт һәм туризмны оештыру буенча зур җаваплылык. Безнең районда Тәтеш ягы тарихы музее һәм аның филиаллары; мәктәп музейлары һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге нәтиҗәле эшли, аларның бурычы – туган якны өйрәнү, мәдәни-агар­ту эшчәнлеге, спорт туризмы өлкәсендә бердәм системаны булдыру.  
    Хөрмәтле дуслар! Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм ният­лә­гән барлык планнарыгыз һәм баш­лангычларыгызның уңышлы тор­­­мышка ашуын телим!”

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: