Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

4 октябрь – Корбан бәйрәме

Район башлыгы Валерий Чершинцев район мөселманнарын котлый.

Ислам динен тотучылар өчен бу изге көн тирән мәгънәгә ия һәм иң матур, тарихи, мәдәни традицияләрне, әхлакый идеалларны туплаган. Корбан бәйрәме ул якының турында кайгырту, туганнарыңның хәлләрен белешү, мохтаҗларга булышу, ата-бабаларың каберен зиярәт кылу. Менә шулар дингә ышанучыларда игелеклелек, шәфкатьлелек хисләрен арттыра, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, яшь буынны әхлаклы һәм ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә булышлык итә.

Әлеге бәйрәм сезнең йөрәкләрегездә якты өмет уятсын, иртәгәге көнгә ышанычыгызны ныгытсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет, җитешлек һәм игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Татарстанлылар Корбан бәйрәмендә өч көн - 4, 5 һәм 6 октябрьдә ял итәчәкләр.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, "Татарстан Рес­публикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә, Корбан бәйрәме ял көне санала. ТР Президенты Указы белән быел Корбан бәйрәмен үткәрә башлау 4 октябрьгә, ял көне булган шимбәгә туры килә. Бәйрәм көннәре ялга һәм эшләми торган көнгә туры килгәндә, РФ Хезмәт Кодексының 112 маддәсе нигезендә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Шулай итеп, 4 октябрьдәге шимбә ялы дүшәмбегә, 6 октябрьгә күчерелә.

4 октябрьдә Корбан гаете намазы республикабызның барлык мәчетләрендә 7 сәгать 20 минутта башла­начак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев