Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

76 яшьлек тәтешленең өеннән җылылык радиа­торларын чәлдерәләр

Материаллар Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча әзерләнде.

(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”).Үткән елның декабрендә 76 яшьлек тәтешленең өеннән җылылык радиа­торларын чәлдерәләр. Зыян 7 мең 500 сум тәшкил итә. Май азагында полицейскилар урлашу гамәлен ачалар. Моңа аның 30 яшьлек оныгы кул сузган булып чыга. Җинаять эше кузгатыла, урланган әйбер алына, шикле кешегә карата беркая да китмәү турындагы кәгазь төрендәге чик кую чарасы билгеләнә.

Нармонкада яшәүченең умарталыгыннан 21нән 31 майга кадәрге вакыт аралыгында кемдер бал кортлары белән 7 рам урлый. Җинаять эше кузгатыла, оператив-эзләү чаралары уздырыла.

Җомга, 25 майда, Кече Бисәр авылында спиртлы эчемлекләр куллану пычак җәрәхәте белән тәмамлана. 70тән узган пенсионерга шешәдәше нигәдер ярый алмый, һәм ул аңа пычак белән кадый. Ир-ат корсак тирәсендәге җәрәхәт белән Тәтеш үзәк район хастаханәсенә китерелә. “Сәламәтлеккә явыз ният белән эшләнгән зур зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, шикле кеше сак астына алына.

Чуаш Чурапанында яшәүче 76 яшьлек берәү 30 майда танышына керә һәм аны өендә очрата алмый. Шул чакта ул аның кече яшьтәге онык­ларына үтерү белән яный башлый. Хатын-кыз әлеге хәл турында белеп, полициягә мөрәҗәгать итә. Ир-­егеткә карата “Үтерү белән янау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, чик кую чарасы күрелә.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X