Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 9 май – Җиңү көне

    Район башлыгы Валерий Чершинцев сугыш ветераннарын, тыл эшчәннәрен һәм районның барлык халкын Җиңү көне белән тәбрик итә.

    45нче елның маеннан соң ничә ел үтсә дә, без кара көчләр өстеннән гадел Бөек Җиңү булганын беркайчан да онытмаячакбыз.
    Без бүген алгы сызыкта көрәшүчеләрне, тылда эшләүчеләрне, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызучыларны рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Сезнең батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз нәтиҗәсендә безнең халкыбыз җиңүгә иреште, диелә котлауда.

    Кадерле ветераннар һәм тыл эшчәннәре, алдыгызда олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән баш иябез! Әлеге тантаналы бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, җитешлек һәм озын гомер телибез!

    Валерий Сергеевич районның барлык халкына бәхет, иминлек, Туган илебез күгенең һәрвакыт тыныч һәм аяз булуын тели.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: