Әбисе үтенече тормышка аша
Тәтешле Анатолий Хохлов Бөек Ватан сугышы елларында яу кырларында ятып калган 43 якташы-кечебисәрлеләрнең җирләнгән урыннарын ачыклаган.
Аның бабасы Иван Прокопьевич сугышта хәбәрсез югала, әбисе Ксения Михайловна, соңгы сулышына кадәр ирен көтә. Беренче хәбәрне 10 яшьлек Анатолий Олы Шәмәк хастаханәсендә дәваланганда ишетә. Ул анда Кече Фроловадан килгән Федор Фомин исемле карттан 1942 елда Мәскәү эвакуация госпиталендә аның бабасы белән бергә булуы хакында белә. Тик, аянычка каршы, ул аның шуннан соңгы язмышы хакында бернидә әйтә алмый. Якташы белән булган әңгәмә турында әбисенә хәбәр итә. Ксения Михайловна шушы кечкенә генә яңалыкка да сөенә, ә оныгыннан бабасының каберен эзләп табуын үтенә. Анатолий 45 елдан соң, 1998 елда әлеге эшкә чын-чынлап керешә.
Хат-үтенечләр белән кая гына мөрәҗәгать итми, ә күпчелек нигездә формаль җаваплар гына ала. Шулай да архивларда бабасы, ул хезмәт иткән полкның сугышчан юлы хакында төгәл мәгълүматлар табыла. Ул эшне безнең социаль тәэмин итү бүлегендә бабасының якташы дәваланган эвакогоспиталь номерын очрата.
Шуннан соң хәрби-медицина документлары архивыннан 1160нчы полк укчысы Иван Хохловның 1941 елның 31 декабреннән 1942 елның 5 мартына кадәр Мәскәүдәге эвакогоспитальдә дәвалануы турында хәбәр килә. Шуннан, укчы полкның Татарстанда, Бөгелмәдә формалашуын белә. 1941 елның 28 ноябрендә девизияне эшелонга төяп фронтка озатканнар. 2 декабрьдә Мәскәү янындагы Химкига килеп төшкәннәр һәм шул ук көнне сугышка кергәннәр.
Анатолий маршал Шапошников истәлекләрендә әлеге девизия хакында әйбәт мәгълүматлар таба. 20нче армия составында ул Мәскәү янындагы сугышта катнашкан. Красная Полянаны, Солнечногорск шәһәрен азат иткәннәр һәм Волокаламск юнәлешендә көнбатышка юл тотканнар. 26 декабрьдә Тимково авылын азат иткәндә бабасы яраланган һәм күчмә кыр госпиталенә китерелгән, ә биш көннән Мәскәүдәге 4626нчы госпитальгә озатылган. Аннан мартта сәламәтләнүчеләр командасына кушылган. Анатолий телефон аша Гагарин шәһәренең "Подвиг" эзләү отряды җитәкчесе белән элемтәгә керә. Тәҗрибәле эзләүче, команда Гагарин һәм Сычевка районнарында сугышкан Бишенче армияне тулыландырмады микән дип әйтә һәм Үзәк архивта армиянең запас полклары фондларын өйрәнү өчен килергә куша. - Әбием үтенечен үтәргә кирәк. Бабамның каберен тапмый торып, тынычланмаячакмын, - ди Анатолий.
Бабасының каберен эзләү белән беррәттән, ул һәлак булган авылдашларының сугышчан юллары - чакырылудан башлап һәлак булганга кадәр - архивларыннан документларны тикшерә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә һәлак булган 43 якташының туганнары, аталары һәм бабаларының кайда җирләнгәнлекләрен беләләр. - Булган мәгълүматларны бер тәртипкә салырга һәм һәлак булган авылдашларымның сугышчан юллары турында, рәсми документларга гына нигезләнеп, китап бастырырга телим, һәм моны үземнең бурычым дип саныйм, - ди Анатолий Сергеевич. Эзләү - катлаулы эш. Армиянең оештыру структурасын белергә, боерыкларны, архив документларын, хәбри начальникларның мемуарларын өйрәнергә, эзләү вакытында рәсми сайтта урнаштырылган боерыкларны, сугыш еллары карарларын файдаланырга кирәк.
Иң мөһиме, төшенкелеккә бирелмәскә, ә зур сабырлык белән акрынлап максатка юл тотарга. Шул чакта уңыш та киләчәк, дип ышандыра солдатның оныгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев