Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграрийлар игътибарына:сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк

Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин.

(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы. Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекалалар буенча чистарталар.

Мәсәлән, «Август-Мөслим» сөтчелек комплексы базасында шушы көннәрдә белгечләр-ортопедлар тоякларны функциональ чистарту буенча укулар узган. Чара барышында ветеринария табиблары Удмуртиядә эшләнгән яңа станокны сынап карадылар.

"Педикюр"га беренче булып килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ә соңыннан, күрсәтелгән хезмәтләр аңа ошады, дип уйладым мин», - дип сөйли «Август-Агро» ИК баш технологы Наталия Козлова.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, «Август-Мөслим»дә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләр саны Германиядән кайтарыла торган голштино-фриз токымлы күп сөтле таналар белән тулыландырыла.
Пресс-служба Минсельхозпрода РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X