Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграрийларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерде

Контрольдә

(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы киңәшмәдә район аграрийларының хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен тикшерде.

“Үсемлекчелек белгече, сыер саву­чы, механизатор үз хез­мәтенә  кимендә 30 мең сум алыр­га тиеш”, – диде Рәмис Хатыйп улы, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Район башлыгы киңәшмәдә шулай ук кайбер хуҗалык җитәкчеләрен савым көтүлеген, сөт терлекчелегендәге продуктлылыкны арттыру, техникала­рны язгы кыр эшләренә әзерләү, кыр­ларны вакытында эшкәртү буенча эшләрнең түбән дәрәҗәдә булганы өчен тәнкыйть ­утына тотты. 

“Әгәр сез үз эшегезне оештыруда уңай юлны яңадан карап чыксагыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнсәгез, заманча технологияләрне һәм хуҗалыкта булган барлык ресурсларны файдалансагыз, эшнең нәтиҗәсе булачак”, – диде Рәмис Хатыйп улы, хуҗалыкларның һәр җитәкчесе өчен җитешсезлекләрне төзәтүгә вакыт билгеләп. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев