Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчагыз “агып” китмәсен дисәгез

Гаилә бюджетын экономияләү турында фикер йөртеп алабыз.

(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА). Җәен бакчадагы яшеллекләргә су сипкән вакытта краннарыбызда су кими башлый, чөнки яшелчәләрдән мул уңыш алыр өчен, без аны үзебезнең үсентеләргә сибәбез.

Журналистлар шәһәрдә яшәүчеләргә суны ничек күп сарыф итмәскә дигән сорауны бирделәр. Сораштыруда төгәл 10 кеше катнашты. Нәтиҗәдә, аларның киңәшләренә игътибар итеп, түбәндәге фикергә килдек.

Сакчыллыкны иртәдән үк башларга мөмкин. Тешләрне чистартканда без суны бер кирәкмәгәнгә литрлап агызабыз. Авызны чайкарга бер стакан су җитә югыйсә.

Савыт-сабаларны юган вакытта да кранны берөзлексез ачык килеш тотмасак та була, аларны берәр зур табакка салып юарга да мөмкин. Агып торучы суны бары тик чайкату өчен файдаланыйк. Бу киңәшне безгә 6 кеше әйтте.

Кер юу машинасында бер-икешәр генә әйбер чайкатмыйча, рөхсәт ителгән авырлыкка кадәр тутырырга кирәклеген киңәш итте өч шәһәрле.

Ике режимдагы агызу җайланмалы сантехника көнгә унбиш литрга кадәр суны җанга калдырырга булыша (өч кешедән торган гаиләдә). Өстәвенә, сантехниканы су тамып тормасын һәм безнең акчалар әлеге тамчылар белән “акмасын” өчен төзеклектә тотарга кирәк дигән күрсәтмәне бирде яшь тәтешле.

Шәхси йортта яшәүче ханым үзләренең җир кишәрлекләренә яңгыр суын җыяр өчен зур савытлар куюлары белән уртаклашты. “Җылы яңгырлар мул яуганда безнең алты сутый җир өчен шактый су җыела”, – диде әлеге кайгыртучан хатын-кыз.

Ә сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев