"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы законсыз алкоголь продукциясе әйләнеше белән көрәштә ярдәм итә.
Порталдан файдаланучылар, "Халык контроленә" Татарстан территориясендә алкоголь әйләнеше һәм спитрлы продукцияләр җитештерү өлкәсендә законны бозу турында хәбәр итүчеләр, акчалата бүләк алырга мөмкиннәр.
Үткән елда республика мәгълүмат системасына 28 муниципаль берәмлектән 625 мөрәҗәгать кергән. Расланган фактлар буенча гариза бирүчеләргә 303 мең сум түләнгән.
Кызыксынган тәтешлеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең "Гражданнарны матди стимуллаштыру турында"гы боерыгы (№12-02/39, 23.05.2016 ел) белән Тәтеш муниципаль районы сайтында http://tetushi.tatarstan.ru/ rus/mezhvedomstennaya-komissiua poviuavleniyu-I. ht сылтамасы буенча танышырга тәкъдим итәбез.
Хәбәрләрне берничә төрдә юлларга мөмкин: "Сәүдә кагыйдәләрен бозу", "Җәмәгать туклануы", "Этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне законсыз җитештерү һәм әйләнеше".
Нет комментариев