Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акланырлык чыгымнар

Агросәнәгать эшчәннәре профсоюз райкомы рәисе Николай Артемьев авыл хуҗалыгы производствосында хезмәтне һәм янгын куркынычсызлыгын саклау нормаларын үтәү зарурлыгын һәрчак искәртеп тора.

Үткәрелгән анализлар буенча, быелның 1 гыйнварына районда 17 авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1140 эшләүчегә әлеге максатларга 2 миллион 155 мең сум яки бер эшләүчегә 1890 сум, билгеләнгән нормативтан түбән, тотылган. Шуны да әйтергә кирәк, "Содружес­тво", "Колос", "Авангард", "Новый путь", "Парадиз", "Татарстан", "Яңа юл" хуҗалыклары һәм "Сафиуллов" КФХда махсус эш киемнәре, шәхси саклану средстволары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә.
"Колос", "Авангард", "Татарстан", "Яңа юл" җитәкчеләре агропром эшчәннәрен санаторийларда дәвалануны тәэмин итәләр. Алар узган ел эшчәннәре өчен юлламалар алганнар, гомуми суммасы 255 мең сумлык.
Хезмәтне саклауга һәм янгын куркынычсызлыгы чараларына акча тоту - җитештерү процессында иң мөһиме, чөнки бу чыгымнар хезмәт кешесе турында кайгырту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X