Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Алабирде авылында Сабан туе агачлар белән уратып алынган алан уртасында булды

    Төрле уеннарда: чүлмәк ватуда, шашкада, кул көрәштерүдә, катыктан алтын йөзек алуда балалар да, олылар да катнашты.

    “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, җирлек башлыгы Ринат Хәкимов, районнан килгән вәкил Айрат Әхмәтшин Сабан туена җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен белдерделәр.

    – Үзешчәннәрнең илаһи матур тавыш белән җырлауларын сокланып карап утырдык. Көрәш, ат чабышларын бик яратабыз. Тырыш авыл эшчәннәренең хезмәте хөрмәтләнүенә сөенәбез. Читтә яшәсәк тә, Сабан туена шатланып кайтабыз, – диделәр концерт ­карап утырган хатын-кызлар.  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: