Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алабирде мәктәбе укучылары иҗади бәйгедә уңышларга ирештеләр

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия туган тел форумы узды.

(Тәтеш, 2 май, “Тәтеш таңнары”).
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия туган тел форумы узды. Форум кысаларында “Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесендә, татар теле буенча Халык­ара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде. Алабирде урта мәктәбе укучысы Йолдыз Салеева икенче урынны яулады, Фирүзә Мәүлетова һәм Рамилә Сабирова лауреат дип­ломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны Алабирде урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш ­Гарифуллина әзерләде.

– Бәйге минем өчен чын ачыш булды. Элек бу бәйге турында ишеткәнем бар иде, әмма катнашканым булмады. Быел үземне сынап карарга булдым. Жюри әгъзаларына ике эш: берсе автобиография эчтәлегендәге, берсе – сугыш чоры балалары, әбием һәм бабам хакындагы язмаларны тәкъдим иттем. Бәйге күңелемдә бары тик уңай кичерешләр калдырды. Туган телемә, татар халкыма карата хөрмәтем һәм мәхәббәт хисләрем тагын да артты, – дип уртаклашты Йолдыз Салеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X