Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар суда бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтәләр

15 июньдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таннары", Елена Викторова). 15 июньдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре 
һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Инспекторлык участогы штаты чагыштырмача зур түгел – нибары җиде кеше, ә аларның эшчәнлек өлкәсе – Спас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары территорияләрендә 
­Куйбышев сусаклагычында кешеләрнең һәм судноларның иминлеген тәэмин итү – бу ике йөз километрдан артык Идел киңлекләрен колачлый.

Төрле вакытларда учас­ток белән Камил Мө­хәммәтҗанов һәм Җәмил Ганиев җитәкчелек иткән, 2016 елдан башлап өлкән инспектор булып Алексей Ананьев эшли башлый (түбәндәге фотода).

Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе кыс­кача ГИМС дип йөртелә, әмма бу хезмәткәрләр вазифасына йөзә торган транспорт чараларын контрольдә тоту гына керә дигән сүз түгел.
– Без суда, кышкы чорда – бозда кешеләрнең иминлеген тәэмин итәбез, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм күрсәтәбез, кече суднолардан һәм аларның тукталышлары өчен базалардан файдалану кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотабыз, судноларны исәпкә алу, теркәү һәм техник күзәтү алып барабыз, профилактик чаралар уздырабыз,  – дип билгеләп үтә Алексей Владимирович.

“Булгария” фаҗигасеннән соң коткару чараларында катнашкан

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең  Кече суднолар буенча дәүләт инс­пекциясендә, кагыйдә буларак, ир-атлар эшли, әмма аның хезмәткәрләре арасында  гүзәл затлар да бар. Мәсәлән, тәтешле Лилия Җамалетдинова (фотода) – патруль катерының капитаны (өлкән моторист – руль ­артында).


– Беренче тапкыр катер штурвалы артына 2009 елда утырдым. Гомерем өчен курыкмадым, чөнки янәшәмдә ышанычлы хезмәттәшләрем бар иде. Шторм вакытында суга чыгу бераз куркыныч, әмма бар нәрсәгә дә ияләшәсең, – ди Лилия Фәрит кызы.
Ул 15 елдан артык Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәре булып тора, Россия ГТХМ Мактау билгесе белән бүләкләнгән. Бу вакыт эчендә төрле хәлләр булган. 2011 елның июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәтеннән соң коткару чараларында катнашкан.
– 2011 елның унынчы июлендә кояшлы ял көне булды. Бата торган судно турында хәбәр килүгә, без Алексей Анань­ев белән 20 минут эчендә җыенып, көймәдә һәлакәт булган урынга киттек. Ул вакытка инде көчле яңгыр ява башлады, дулкыннар ике метр­га кадәр күтәрелде. Без, коткару хезмәтләренең башка хезмәткәрләре белән бергә, территорияне тикшердек. Фаҗигадән соң беренче көннәрне палаткалы лагерьда яшәдек, 4тән 22 сәгатькә кадәр ике атна диярлек суда булдык, зыян күрүчеләрне эзләдек, – дип искә ала Лилия Фәрит кызы. Коткару операциясендә катнашкан өчен ул һәм Алексей Ананьев “Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгәннәр.
Эшнең елдан-ел арта баруына карамастан, аңа эше ошый.

– Штатның ­артуы яхшы. Элек бу терри­ториягә нибары дүрт кеше иде, – дип билгеләп үтә ул.
Быел кызы Рәзилә  мәктәпне тәмамлый.

– Әлбәттә, киләчәктә аның да гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасында эшләвен теләр идем, әмма кызым башка һөнәр сайларга тели, – ди Лилия Фәрит кызы.
Ул үзе ГИМС хез­мәт­кәре булу белән горурлана, чөнки аның бурычы теләсә кайсы вакытта суда бәла булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер булу. Ә кеше гомереннән кыйммәтрәк нәрсә бу­лырга мөмкин?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев