Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Алда торган планнар

    Байраш җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев ­шулар белән уртак­лашты.

    Авыл халкы кабул иткән карарларның берсе - 5 коены төзәтү. Моның өчен җирлек бюджетында акча каралмаган, шуңа да "Яңа юл" җитәкчелегенең һәм халыкның финанс ярдәменә өметләнергә кала. Авыл хуҗалыгы предприятиесе каты көнкүреш калдыклары полигонын әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары биргән. Кара көзгә кадәр биредә әлеге эшләрне тәмамларга планлаштыралар. Шәхси хуҗалык терлекләрен көтүчеләргә дә шартлар тудыру турында уйлашканнар. Яңгырдан ышыклану өчен зур булмаган корылма ясау өчен материаллар инде бар. Якындагы планнарда - авылны яшелләндерү. Бу эштә хәтта пенсионерлар да рәхәтләнеп катнашалар.

    Җирлек Советы депутатларының көндәлек хәл ителергә тиешле башка мөһим мәсьәләләре дә бар. Җир кишәрлекләрен һәм йортларны рәсмиләштерер­гә кирәк. Сөт җыючыны алыштыру мәсьәләсен тиз генә хәл иткәннәр, хәзер тапшырылган сөт өчен ун көн саен исәп-хисап ясала. Уңыш, дип саный Әсхәт Минзаһит улы, җирлек башлыгы һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенең бергәләп, уртак тел табып эшләвенә бәйле.

    "Яңа юл" җитәкчелеге байрашлыларның бик күп проблемаларын хәл итүдә булыша, шуларны күздә тотып, депутатлар һәм авыл активы да, халык белән эшне оештырып, кирәге ­чыкканда авыл хуҗалыгы предприятиесенә ярдәм итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: