Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • алдакчылык

    Районның полиция бүлеге мәгълүматлары буенча, алдакчылык очраклары ешайган.

    (Тәтеш, 7 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Кырыкалдарларның чираттагы ятьмәсенә тә­теш­ле ханым эләккән. Төнге вакытта, 14 сентябрьдә, социаль челтәрдә хат язышкан вакытта аңа ахирәтеннән вакытлыча акча салып торырга мөмкин булсын өчен, банк картасы мәгълүматларын хәбәр итүне үтенгән хәбәр килеп ирешә. Хатын-кыз алга таба хат язышу барышында картасының мәгълүматларын, шул исәптән картаның икенче ягында күрсәтелгән өч санны һәм телефонга килгән парольләрне җиткерә. Нәтиҗәдә алдакчылар тарафыннан аның банк картасыннан 500 мең сумнан артык акча урлана. Хатын-кыз бары тик акчадан җилләр искәч кенә хат язышкан дус­тына шалтырата һәм аның социаль челтәрдәге битен җимереп керүләрен белә, ә үзенең акчасын ул алдакчылар счетына күчергән булып чыга. Җинаять эше кузгатыла.

    Ун көннән соң алдакчылар авылда яшәүче бер хатын-кызны “кәкре каенга терәтеп” калдыра. Явыз ниятле кеше бу юлы зыян күрүченең элег­рәк Интернет челтәрендә урнаштырган игъланы буенча сыерын сатып алу сылтавы белән авыл кешесен алдый һәм 59 мең сум акчасын үзләштерә, аны хатын-кыз үзенең банк картасыннан үзе үк күчерә. Җинаять эше кузгатыла.
    “Соңгы вакытта авылда яшәүчеләргә карата алдакчылык очраклары ешайды. Моның сәбәбе хәбәрдар булмау һәм мәгълүматларны белеп җиткермәү, – дип билгеләп үтте полиция начальнигы Алексей Витин. – Гражданнар җыеннарында һәм җирлек башлыкларының кабул итү барышында шуңа охшаш фактларга юл куймауга юнәлтелгән профилактик әңгәмәләр уздырырга кирәк. 

    Киңәш: аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын дисәгез, беренчедән, үзегезнең туганнарыгызга шалтыратыгыз һәм алар белән, сез теге яки бу килешүгә ризалашып, дөрес эшлисезме икәнлеге хакында киңәшегез, икенчедән, картаның яшерен мәгълүматларын: номерын, өч урынлы сан белән кәрәзле телефонга килүче яшерен кодларны һәм картаның гамәлдәге вакытын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Сезнең иминлек, беренче чиратта, үзегезгә бәйле!”    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: