Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдарга юл куймагыз

Намуссыз җитештерүчеләр тарафыннан алдап ясалган сөт продукцияләре гадел компанияләрнең азык-төлекләрен көндәшлеккә ярамаслык итә.

ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе чик буе ветеринария контроле дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр иткәнчә, сөт базарында контрафакт продукцияләр өлеше 30 процентка кадәр җитә.
Барлык хакимият органнары тарафыннан файдалы көндәшлек урнаш­тыру һәм киштәләрдә сыйфатсыз продукцияләрнең күләмен концептуаль киметү өлешендә тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Шуңа да Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм ТР Министрлар Кабинетының ветеринария Идарәләре тарафыннан респуб­лика сәүдә нокталарындагы сөт продукция­ләре – атланмай, сыр, каймакка тикшерү уздырыла. Лаборатория тикшерүләре буенча, түбәндәге җитештерүчеләрнең алдап ясалган сөт продукцияләре ачыклана: “Айсберг-Люкс ПК” ҖЧҖ (Мәскәү өлкәсе)  – крестьян атланмае, “Рыбинск сөт заводы” (Рязань өлкәсе) – баллы-майлы тоз кушылмаган кресть­ян атланмае, “Кошкинск” МСЗ АҖ (Самара өлкәсе) – атланмай, “АЛЕВ” АҖ (Самара өлкәсе) – атланмай. 

Сөт продукцияләренә шикләнгән яисә алдап ясау очракларына юлыкканда,  белгечләр халык­ка мөрәҗәгать итеп, бу хакта Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсенә (843) 278-93-53 яки Буадагы 8(84374) 3-17-99 телефоннары буенча хәбәр итүләрен үтенә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев