Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдынгылыкны бирмиләр

Олы Тархан мәктәбе укучылары кулланучылар хокукын яклау турындагы канунны белүдә рес­публикада иң яхшылар булуларын дүртенче ел рәттән рас­лыйлар.

(Тәтеш, 18 ноябрь, Тәтеш таңнары, Алинә НУРИЕВА). Кулланучылар хокукын яклау буенча республика олимпиадасының бурычы – хокукый культураны арттыру, үсеп килүче буында актив гражданлык карашы булдыру. Бәйгенең танылуы елдан-ел үсә бара. Чарада беренче елны бөтен республикадан берничә йөз укучы катнашса, 2018 елда инде 7 меңнән күбрәк мәктәп баласы гариза биргән, шуның 6285е катнашкан.

“Олимпиадада без дүртенче тапкыр катнашабыз, – дип уртаклашты Олы Тархан урта мәктәбе директоры Расих Шагаев. – Безнең җиңүләр Зөлфия Таҗиеваның уңышлы дебютыннан соң башланды, аннары номинацияләрдә призерлар һәм берничә җиңүче булды. Ике ел рәттән, 2016 һәм 2017дә, мәктәп республикада кулланучылар белеме системасын үстерүдәге уңышлары өчен җиңүче дип танылды”.

Быел теркәлүне 8 – 11нче сыйныфларның 30 укучысы узды. Беренче турның сайлап алу тес­тын барысы да диярлек яхшы нәтиҗә белән үтте. Өстәвенә, республика буенча 6285 катна­шучыдан нибары 800дән күб­рәге генә тестны узган. Финалга дүрт укучы алынган. Тест нәтиҗәләре буенча югары балл җыеп, алар мәртәбәле жюри составындагы югары уку йортлары укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән оештырылган әңгәмәне узган. 

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 33 катнашучы җиңүче һәм призер булган, шул исәптән өчесе Олы Тархан мәктәбеннән.

Унынчы сыйныф укучысы Екатерина Саймуллинага “Кулланучылар белемен өйрәнүдәге уңыш­лары өчен” номинациясендә тиңнәр табылмаган. Миләүшә Әбел­ханова (9нчы сыйныф) “Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатчанлык өчен” номинациясендә җиңгән, аның сыйныфташы Диләрә Чумарина “Җиңүгә омтылганы һәм кулланучылар канунын өйрәнгәне өчен” номинациясендә уңышка ирешкән. 

“Үз хокукларыңны белмәү – күп­ләрнең бәласе. Үзеңнең хокук­ларыңны һәм законлы мәнфәгатьләреңне яклау алымнарын белмәү – анардан да начаррак. Без укучыларга кулланучылар белеме нигезен өйрәтергә тырышабыз”, – дип ассызыклады укучыларның остазы Расих Шагаев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев