Алкоголь базары – контрольдә
Хокук бозучыларга 210 мең сум штраф салганнар.
(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таңнары"). Яшел Үзән территориаль органы белән берлектә Тәтеш районының җирле үзидарә органнары, хокук саклау һәм контрольлек итүче органнар тарафыннан 2020 елның I кварталында алкоголь базарында өстенлекле бурычларны хәл итү буенча комплекслы чаралар тормышка ашырылган.
“Узган елда 1 сәүдә ноктасына бер лицензия бирелде. Районда 2020 елның 1 май торышына 63 сәүдә объектларындагы 16 юридик зат лицензиягә ия булды, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эксперт-белгече Елена Сазонова. – Чараларның нәтиҗәлелеге һәм күләме районның алкоголь базарын контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендә 185 тикшерү чарасы үткәрелде, гамәлдәге законны бозуның 8 очрагы теркәлде. Тиешсез әйләнештән 43 литр алкоголь һәм спирт кушылган продукция алынды. Җинаять эше кузгатылды һәм судка юлланды.
Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча хокук бозучылар 210 мең сум штрафка тартылды”.
Ведомстволар карамагындагы районнар чиге янындагы лицензияле сәүдә нокталары арасында адреслы программаларны тормышка ашыру буенча эшләр алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев