Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аралашу җитешми

Олы Бисәр җыенында кычкырып сөйләделәр һәм озак бәхәсләштеләр.

Менә кайда ирләр үзара аралашуны сагынганнар икән. Авылда кемнең ничек яшәве хакында өлкәннәрдән дә яхшырак белүче юк. Көзге пычраклар, аннары кар көртләре нәтиҗәсендә бер-береннән аерылып торганнан соң, алар күңелдәгеләрен әйтергә дип җыелганнар, хәер төп мәсьәләдән читләштергән, кирәкмәгән сөйләшүләр дә булды. Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонованың кыска гына отчетыннан 2013 елда Олы Бисәрдә җыенның бер тапкыр гына булуы, җирлектә юлларны кардан чистартуга акча җитешмәве, барсының да салым түләмәүләре, йортларын теркәмәүләре, шунлыктан җирлек бюджетының зыян күрүе аңлашылды. Авылда алкоголь кулланучылар шактый (хәтта әбиләр дә эчә), эшсезләр дә бар.

Тәртип урнаштыру өчен актив җәмәгатьчеләр җитешми.

Ни аяныч, җыенга бары 19 кеше килгән иде. Ә бит Олы Бисәр җирлеге өч авылдан тора һәм ул үзе иң күп санлысы, анда 193 кеше яши, шуларның 75е пенсионерлар, 90ы хезмәткә яраклы гражданнар.

Яшьләр дә, өлкәннәр дә раслаганча, төп проблема - авыл юлларының начар булуы. Шуның аркасында алар ашыгыч медицина ярдәмен дә вакытында ала алмыйлар.

Авыл халкы белән очрашуга килгән райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев быел респуб­лика бюджеты хисабына алар авылында 400 метрлы юл салу планлаштырылуын (3 миллион сумлык) әйтте. Районга барлыгы 10 миллион сум бүлеп бирелгән, ә бит асфальт түгел, хәтта вак таш җәелмәгән авыллар да бар әле. Әмма бисәрлеләр моны аз, район аларны аерып калдыра дип саныйлар. Башкалардан аермалы буларак, биредә бер дигән башлангыч мәктәп, балалар бакчасы бар, медицина хезмәте күрсәтү, төрле мәдәни чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган, кибет эшли. Менә иоковолыларга, минемчә, алардан көнләшергә була.

Җирлек башлыгы һәм депутатлар алар белән елга бер тапкыр гына очрашырга түгел, ә үзләренең эшләре хакында даими хисап тотарга тиешлекләре белән килешми мөмкин түгел. Әлеге җыенда халык ышанычлылары да, авылдагы хәлләрне күздә тотканда, полициянең участок инспекторы да катнашырга тиеш бит, сәламәтлек саклау җитәкчелегенә дә сораулар булды.

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәясе буенча да карар кабул итәргә кирәк. Әлегә кадәр сөт җыючылар, район дәрәҗәсендә карар кабул ителүгә карамастан, 15әр сумнан гына алалар.

Алар авыл хуҗалыгы предприятиесе планнары турында да белергә хокуклы, җир пайлары һәм авыл территориясендәге күчемсез милек объектлары хакындагы мәгълүматлар да аңлаешлы һәм һәркемгә ачык булырга тиеш. Янгын сүндерү өчен су алу урыны булмавы да гадел яңгырады.

Әмма якташларының эчүчелектән юкка чыга баруларын читтән күзәтеп торырга хаклары юк. Төзекләндерү чараларында катнашырга, салымнар түләргә, законны санга сугарга кирәк. Ачуга, бәхәскә бирелеп, алар күңелендәгеләрен, ел буе җыелганны, аралашу җитешмәвен ачыктан-ачык әйтеп салдылар. Җирлек администрациясе дә аларны ишеткәндер һәм халык белән эшләүне активлаштырыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев