Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Атыгызны” саклагыз

    Хәзерге вакытта велосипедлар урлау – бик киң таралган күренеш.

    (Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА). Һава торышы җылына башлау белән әлеге проблема аеруча да көнүзәккә әйләнә.

    Полициядә хәбәр иткәнчә, район территориясендә ел саен велосипедлар урлау теркәлә. Бу ике тәгәрмәчле транспорт хуҗаларының үз милекләренә җавапсыз каравы аркасында килеп чыга. Полиция хезмәткәрләре гамәви мәгълүмат чаралары аркылы даими рәвештә велосипедларны күзәтүчесез калдыр­маска чакыра, ләкин бу карак­лыкны булдырмаска ярдәм итми.

    Күрәсең, тәтешлеләр үзләре белән мондый хәл килеп чыкмас дип ышана. Шулай да, урлыйлар: кыйм­мәтле велосипедларны да, күгәрә башлаганнарын да.

    Саклану чаралары бик гади. “Кибеткә яки почтага килдегез икән, велосипедыгызны һич югы үзегезгә күренгән яки бикләнелә торган махсус урынга куегыз, – дип киңәш итәләр Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. – Велосипедларны камера күзәтүе астына куярга тырышыгыз. Аны ябык тамбурларда, яисә подъездларда калдырмагыз. Баскыч мәйданчыгы, хәтта томалаулы булса да, велосипед саклар өчен ышанычлы урын түгел, ул хәтта эләктереп куелса да. Үзегезнең велосипедны, һичшиксез, фотога төшерегез һәм сатып алганда бирелгән документларны һәрчак саклагыз.

    Әгәр велосипедыгызны урладылар икән инде, ул чакта кичекмәстән полициягә хәбәр итегез, шаһитлар һәм моны күрүчеләрне табарга тырышыгыз, аларның телефон номерларын язып алыгыз. Үзегезнең “тимер атыгызны” сак­лагыз!”

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: