Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Һава һәм тау буйлап

    Тәтештә Татарстан укучылары арасында II Туриада (Спартакиада) зачетында җәяүле дистанцияләрендә спорт туризмы буенча “СТАРТ UP” республика ярышларының икенче этабы узды.

    Безнең районны барлык яшь төркемендәге өч команда тәкъдим итте. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Анна Осипова белән Дмитрий Никоноров җитәкчелеге астында кече (10-13 яшь) һәм урта (14-15 яшь) төркем “Яшь турист” берләшмәсендә шөгыльләнә. Өлкәннәр – 16дан 18 яшькә кадәргеләр – Алабирде урта мәктәбе базасындагы “Җәяүле туризмы” (җитәкчесе Тәслим Фәтхуллин) берләшмәсендә. 

    “Без бер-беребезгә булышабыз, өйрәтеп җибәрәбез, иминлекне күзәтәбез, ялгышлыкларны төзәтәбез”, – дип уртаклашалар балалар. Ярышларга республикадан барлыгы 200гә якын яшь турист килде. Алар өч көн дәвамында туристлык осталыкларын, физик мөмкинлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Кино һәм дискотекалар, учак янында сөйләшеп утырулар ярыш­ларга аеруча хыялый рух өстәде. Нәтиҗәдә безнең командалар авыл командалары арасында җиңүче булды, ә барлык районнар арасында 14-15 яшь төркемендә икенче гомумкоманда урынын алды, Арина Никонорова белән Сергей Пугачев шәхси зачетта өченче урынны яулады.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим