Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автобусларның йөрү тәртибе шәһәрлеләрне канәгатьләндерми

Җәмәгать транспорты безнең тормышта зур әһәмияткә ия. Шәһәр автобуслары аеруча да кирәк.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш шәһәренең Төньяк микрорайонында булган кайбер мәшәкатьләр хакында безгә исемен сер итеп калдырырга теләгән шәһәрле телефоннан шалтыратып сөйләде.

“Безнең микрорайонга автобус, безгә билгесез сәбәпләр аркасында, никтер йөрми, – дип хәбәр итте тәтешле. – Элек безнең якларга кечерәк “газель” йөргәндә халык шып­лап тула, бик еш басып барырга туры килә торган иде, балаларга – мәктәпкә, олыларга – эшкә өлгерергә, пенсио­нерларга – беришенә хастаханәгә, кемгәдер кибетләрдән әйберләр сатып алырга кирәк. Автобус иртәнге 7.20дә килә иде. Һәм бары тик көнгә бер тапкыр. Соңга калучылар такси чакыртырга яки инде җәяүләп атларга мәҗбүр була. Эшкә кадәр җәяү бару минем 45 минут вакытны ала. Җәен әлеге борчулар алай ук кискен тормады, хәзер рейсны бөтенләй дә туктаттылар. Кемдер “файда китерми” ди, кемдер – “коронавирус аркасында” дип әйтә. Ә такси, күрәсең, файдалы. Әлегә һава торышы җылы тора, балаларның күпчелеге мәктәпкә җәяү яки велосипедта йөри. Ә яңгырларда? Ә кышын? Шәхси транспорты булучыларга яхшы ла ул. Ә менә тимер аты булмаганнарга таксига көнгә бер тапкыр булса да 70шәр сум түләргә туры килә. Бу безнең гаилә өчен кыйммәткә төшә. Тиз караңгылана, әле тагын ерак та. Бу безнең гаиләне генә түгел, күпләрнең күңелен борчуга сала”.

Журналистлар әлеге хәл буенча үзләренең тикшерүен уздырырга тырышып, социаль челтәрләрдә сораштыру уздырды. Сорау түбәндәгечә иде: “Шәһәр автобусының йөрү тәртибе һәм маршруты сезне канәгатьләндерәме?”
Ике көн эчендә сораштыру 1037 тапкыр каралды, аңарда 91 кеше катнашты. Кешеләрнең яртыдан күбесе канәгатьләндерми, дип җавап бирде. Бары тик өчесе генә җавапларын дәлилләделәр һәм үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. 

“Шәһәр автобусының Калинка тукталышыннан кузгалу вакытына 7 сәгать 30 минутта иртәнге рейс өстәп ясарга кирәк. Эшкә вакытында барып җитү өчен. Һәм кич белән һич югы, 15 сәгать 30 минуттан алып кичке 17-18 сәгатькә кадәр, 2-3 рейс булса да”, – ди тәтешле Лариса. 

“Шимбә көнендә 7.30-8.00дә шулай ук маршрут булу комачауламас иде”, – дип өсти шәһәрле Анна. 

Александра Г. аларны хуплап, болай ди: “Безгә – эштән, ә балаларга мәктәптән кайтырга кичке рейслар булсын иде”. 

АҢЛАТМА

“Шәһәр-2” маршруты буенча шәһәр автобусы йөрмәвенә шикаять белдерелү уңаеннан Тәтеш районы башкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлегенә мөрәҗәгать иттек. “Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланган карар (№ 321, 10.07.2020 ел) нигезендә, кешеләрне даими йөртүнең муниципаль маршрутларын тикшерү буенча комиссия белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге вәкилләре бергәләп “Шәһәр-2” дигән шәһәр автобусы маршрутына тикшерү үткәрде. Аның барышында шелтә белдерүләр ачыкланмады, – дип җавап бирде бүлек начальнигы Екатерина Большакова. – Йөрү маршруты машина юлының түбәндәге урам исемнәрен үз эченә ала, алар буенча тукталу пунктлары арасындагы автобус йөреше күз уңында тотыла – М. Горький урамы, Тәтешкә 200 ел урамы, Төньяк урамы, Спорт урамы, Ленин урамы, Фрунзе урамы, Свердлов урамы. Әлеге маршрут буенча пассажирлар йөртүне тормышка ашыру хокукына ия булучы оешманы сайлауга аукцион үткәрү өчен башкарма комитет тарафыннан хәзерге вакытта бәйге документлары  әзерләнә”.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев