Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Автовокзал тышкы кыяфәтен үзгәртә

    "Тәтеш" АТП ҖЧҖ павильонының (автовокзал бинасы) тирә-юнен әйләндереп алган төзелеш баскычлары үтеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итә.

    Предприятие җитәкчесе Юрий Ишелев әйтүенчә, эшләр район башлыгы Рәмис Сафиуллов күрсәтмәсе буенча башланган. Ноябрьдә алгы яклары яңартылачак, эчке якларга ремонт 2018 елга планлаштырылган. "Якын араларда автовокзал шәһәрнең тулаем күренешенә ярак­лашачак, заманча биналар санын тулыландырачак. Әлеге эшләргә бер миллион сумга якын сарыф ителер дип ниятләнә", - дип билгеләп үтте Юрий Николаевич.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: