Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Авыр еллар хатирәсе

    Алабирдедә Хәтер һәм кайгы көнендә сугышчы-якташлар һәйкәле янында чара үткәрелде.

    (Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Бирегә якын кешеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның балалары, туганнары җыелды.

    Җирлек башлыгы Билал Гыймранов, авыл имамы Рөстәм Гарифуллин үз чыгыш­ларында авыр еллар хатирәсен күңелләрдә яңартып, тыныч тормыш өчен яу кырыннан әйләнеп кайта алмаучыларны, шул вакытларның бөтен михнәтләрен үз иңнәрендә татыган балалар, яшьләрнең Җиңүне якынайту өчен куйган тырыш хезмәтләрен билгеләп үттеләр һәм өлкән буынга тирән ихтирам хисләрен белдерделәр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: