Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Айтишниклар армиядә хезмәт итүдән кичектерелә ала

    Җавап бирә Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.

    (Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”).

    – Гражданнарны хәрби хезмәткә чакырудан, аңа чакырылудан яки анда барудан кичектереп торуга йогынты ясаучы норматив базага нинди үзгәрешләр кертелде? (Марат Т.)

    – Россия Президентының “Россия Федерациясендә мәгълүмати технологияләрнең тизләтелгән үсе­шен тәэмин итү буенча чаралар турында”гы боерыгы (№ 83, 2022 елның 2 мартыннан) нигезендә, аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүчеләргә, 27 яшь тулганчыга кадәр, хәрби хезмәткә чакырылуны кичектереп тору хокукы бирелә (әлеге оешмаларда эшләү вакытында), – дип җавап бирә Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. – РФ гражданнары категориясенә, әлеге кичектереп торуны алуга хокук  һәм бу хокукны бирү тәртибе РФ Хөкүмәте Карары (№ 490, 2022 елның 28 мартыннан) нигезендә билгеләнә. 
    Хәрби хезмәткә чакырылу алу хокукы – аккреди­тацияләнгән оешмаларда хезмәт килешүе буенча кимендә 11 ай  дәвамында тиешле тәртиптә эшләүчеләргә, чираттагы чакырылыш башлану көне алдыннан, исемлек нигезендә нигезләмә буенча белгечлек һәм әзерлек юнәлеше буенча югары белеме (әзерлек һәм белгечлекләрнең 75 юнәлеше) булучыларга, яисә аккредитацияләнгән оешма белән хезмәт килешүе төзегәндә күрсәтелгән эш вакытына карата таләпләр күрсәтелмәгән, югары белем бирү оешмасын тәмамланган көннән бер елдан да соңга калмыйча фәнни оешмада белем алуны тәмамлаган РФ гражданнарына бирелә.
    Армиягә чакырылуда булган гражданнарга әлеге хокукны гамәлгә ашыру өчен IT-компанияләр РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән тәртиптә, әлеге категориягә кергән хезмәткәрләрнең исемлеген 1 майдан да соңга калмыйча бирергә тиешләр иде. Тәтеш районында андыйлар юк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: