Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Айзилә – Татарстанның иң яхшы яшь вокалчылары арасында

    Талантлы Айзилә Нургалиева Тәтеш районын “Йолдызлык” XX республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале финалында тәкъдим итте.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Айзилә фестивальнең барлык этапларын үтеп, финалга чыкты һәм ­“Вокал-соло” номинациясендә III урын алды. Бәйгегә аны педагог Халидә ­Латыйпова әзерләде. 

    Айзилә Нургалиева:
    –     Фестиваль ул республикабызның үзенчәлекле байлыгы. Миңа фестиваль сәхнәсендә 9 ел рәттән чыгыш ясау бәхете насыйп булды. “Йолдызлык” минем өчен – ул фестиваль лагерендә очраткан дуслар белән озак көтеп алынган очрашуым, җиңү шатлыгы һәм дулкынлану, борчылулар. 
    Миңа күп фестивальләрдә катнашырга туры килде, әмма онытылмас хис-кичерешләр төрлелеген миңа бары тик “Йолдызлык” кына бүләк итте. Җитәкчем Халидә 
    Хәниф кызы Латыйповага – осталыгы, әти-әниемә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт.

    Халидә Латыйпова:
    –  “Йолдызлык” – ул һөнәри үсештә куәтле этәргеч. Чөнки укучының гына түгел, шулай ук үзеңнең осталыгың өстендә дә һәр ел саен күбрәк һәм ­тагын да күбрәк эшләргә кирәк.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: