Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчаларда алмалар өлгерде

Табигать могҗизасы - кызыл, сары һәм яшел җимешләр үзләрен туендыручы-аналарының яфраклы бөтен җирен каплап алганнар, ә ул, аларның авырлыгыннан сыгылып, җимешләрен мөмкин кадәр үзендә тотып калырга тырыша.

Ә аларны аналары-алмагачтан аерыласылары, өзелеп төшәселәре килә! Алда үзләрен нәрсә көткәнен белмиләр шул әле: кешеләрнең җылы куллары аларны күтәреп алырмы яки аларга сентябрьнең салкын үләнендә югалып, черергә туры килерме. Шул чакта аларның матурлыгына беркем дә сокланмас, хуш исе белән хозурланмас.
Табигать тудырган шушы матурлыкны күреп, мин аның кешеләр язмышы белән охшашлыгын күрдем. Бер үк! Без барыбыз да - синең балаларың, Җир-ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X