Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бакчаның туган көне

    Олы Тормыда “Елмаю” балалар бакчасының 30 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

    (Тәтеш, 30 июнь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Биредә сабыйлар белән бергә аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, шулай ук Тәтештән килгән кунаклар – “Ак калфак” оешмасы әгъзалары да катнашты. 

    Чара бәйрәмгә килүчеләрне ипи-тоз белән каршы алудан башланды. Матур күлмәкләр кигән сабыйлар бу көнне аеруча да балкып тордылар. Алар җыелучыларга бөтен сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Бакчага йөрүче Алисә Әхмәтҗанова, Ильвина Гыймадиева, Камилә Гарифуллина күңелле җырлар бүләк иттеләр. Фәнил Фәхретдинов, Альмир Гатауллин, Адель Габделвәлиев сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Сабыйлар күмәкләшеп “Ак калач”ны башкардылар, “Түгәрәк уен”да бик теләп катнаштылар. 

    Балалар бакчасына ягымлы исемне уйлап тапкан Рузалия Хәбибуллина әлеге шатлыклы вакыйганың башлангычы һәм бүгенге тормышы хакындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Җирлек башлыгы Нияз Салихов, авылның башлангыч мәктәп директоры Кәүсәрия Сафьянова, ата-аналар исеменнән сүз алган Гөлнара Гатауллина, Тәтештән килгән Гүзәл Мингалиева, Асия Ибраһимова, мәдәният йорты директоры Миләүшә Салихова үз чыгышларында балалар бакчасында сабыйларның шат авазы яңгырап торуын, аның озын-озак эшләвен, андагы хезмәткәрләрнең киләчәктә дә җирлек тормышында алгы урынны алып торуларын билгеләп үтеп, аларга эшләрендә уңышлар теләделәр.  

    “Балалар бакчасы ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Насретдинов тырышлыгы белән ачылган иде. Тәүге тапкыр аңа утыз сабый килде. Бакча ачылуга авылдашлар, аеруча да әти-әниләр бик сөенде. Бакчада ел әйләнәсе төрле чаралар, бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Аларны уздыруда булышучыларның саны артып тора. Мисалга, бүгенге чарага районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Апастан Әлфинур Нургалиева, хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов хәйрия ярдәме күрсәтте. Район “Ак калфак”лары да күчтәнәч белән килделәр. Барысына да ихлас хөрмәтебезне белдерәбез”, – диде балалар бакчасы мөдире Илсөя Хәйруллина.

    Бәйрәмнең икенче өлеше балалар Сабан туе белән дәвам итте. Матур итеп бизәлгән ишегалды территория­сендә алар тәрбияче апалары Алсу Гатауллина җитәкчелегендә кашык­ка йомырка салып та йөгерделәр, җептән уенчыклар да кистеләр, кыскасы, төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: