Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бакырчы авылында өмә уздырганнар

    Авыл җирлеге активы коймаларны матурлап буяды.

    (Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).Бакырчы авылында өмә уздырганнар.

    –  Авыл мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары чишмәгә төшә торган юлдагы бас­кычны үләннәрдән, чүп-чардан чистарттылар. Авыл җирлеге активы коймаларны матурлап буяды. Хәят чишмәсе территориясен төзекләндерү дәвам итә. Анда шулай ук гаҗәеп чисталык булдырдылар. Кешеләр әлеге хезмәтнең кадерен белеп, куйган тырышлыкны хөрмәт итсеннәр иде. Анда бик күп эшләр башкарылды. Тирә-ягы да, табигате дә гаҗәеп матур, анда баргач күңелләр ял итә, чишмәнең шифалы суы тәнгә сихәт өсти, –  диләр авыл кешеләре.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: