Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бала фикере

    Кибеттә акрын гына көй агыла.

    (Тәтеш, 18 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").  Кибеттә акрын гына көй агыла. Без анда кергән мизгелдә, сатып алучылар, әйтергә кирәк, юк иде диярлек. Нибары ике яшүсмер кызыксынып, бер-берсе белән ярым пышылдашып сөйләшә-сөйләшә витринадан кәрәзле җайланманың техник сыйфаты хакында фикер алышалар. Без дә киштәләрдәге аксессуарларга күз салдык. Көтмәгәндә янәшәдә бала тавышы ишетелде: “Әни, ул шундый моңсу!” – “Нигә соң ул моңсу?” – дип сорый яшь ана 5-6 яшьләрдәге сабыеннан. “Чөнки аны беркем дә сатып алмый!” – ди бала уенчык аюдан күзен дә алмыйча. “Соң бу бизәр өчен ич! Монда, күрәсеңме, бәясе дә куелмаган. Бу аю барысы да аңа карасын һәм сөенсен  өчен утыртылган. Кара – ул балчыктан ясалган, бу җыйгыч-тартма. Менә монда акча салалар”. – “Сатып алырга һәм аңарга акчалар салырга кирәк. Һәм ул шундый ямансу булмаячак”.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: