Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бала караган вакытны исәпкә алып

    Быелның гыйнварыннан бала караган вакытны хезмәт пенсиясенең иминият стажына керү тәртибе үзгәрде.

    Элек аның гомуми дәвамлылыгы өч ел белән чикләнә иде, ягъни ике баланы карау буенча отпусклар вакыты белән генә. Хәзер яңа Федераль Закон ата-аналарның берсенең өч баланың һәркайсын, алар яшь ярымга җиткәнче караган вакыт хисабына иминият стажын арттырырга рөхсәт итә, ләкин гомуми вакыт дүрт ел ярымнан артмаска тиеш. Шуңа бәйле рәвештә районыбызда 77 граждан мартта ук арттырылган пенсия (уртача 82 сумга) алачак. Хәзерге пенсионерларның пенсияләре гаризасыз, пенсия эше материаллары буенча яңадан хисапланган. Шуны да әйтергә кирәк, 2015 елдан дүртенче баланы караган вакытны да, барлыгы 6 ел, стажга кертү планлаштырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: