Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар күзлегеннән Олимпиада

Мәктәпләребез укучылары "Олимпия уеннары-2014тә мин Россия җыелмасы өчен җанатам" республика рәсемнәр һәм плакатлар конкурсының муниципаль этабында актив катнаштылар.

Конкурс "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Тәтеш җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелде. Җиңүчеләр өч яшь төркеме буенча билгеләнделәр: 7дән 10 яшькә кадәр, 11дән 13кә һәм 14тән 17 яшькә кадәр. Районның 18 мәктәбеннән 82 рәсем тәкъдим ителде.

Жюри 11 мәктәптән укучыларның 12 эшен сайлап алды. Гөлия Кадыйрова (3нче сыйныф, Байраш төп мәктәбе), Елена Фролова (7нче сыйныф, Урюм урта мәктәбе), Алинә Насыйрова (10нчы сыйныф, Олы Тархан урта мәктәбе) эшләре 1нче урынны алды. Конкурста иң яшь җиңүче - Кириллл Лашманов (7 яшь, Олы Шәмәк урта мәктәбе). Партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Валерий Чершинцев иң яхшы эшләргә, бәлки, булачак рәссамнарга, грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Укучыларның эшләре белән балаларга өстәмә белем бирү үзәге күргәзмәсендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев