Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Балалар утыргычсыз

    Газетабызда "Кем текәрәк?" мәкаләсе чыккан көнне үк ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре безнең хәбәрчебез катнашында шәһәр балалар бакчалары янында рейд үткәрделәр.

    Юл хәрәкәте патруле өлкән инспекторы Вячеслав Баландин машиналарда балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән утыргычлардан файдалану буенча шоферларның кагыйдәләрне үтәүләрен дә тикшерде. Рейд барышында кагыйдә бозуның ун очрагы ачыкланды. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1 сентябреннән әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф 3 мең сум тәшкил итә. Әтиләр дә, шулай ук әниләр дә балаларын махсус утыргычларсыз йөртәләр. Машинада утыргыч булып та, балаларның каеш белән эләктерелмәгән очраклары да күзәтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: