Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Балалар мәйданчыклары – депутатлар бүләге

    Агымдагы елда Тәтешне төзекләндерүгә шәһәр бюджетында 14 миллион 188 мең сум каралган.

    Шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дмитрий Пирогов әйтүенчә, урамнарны яктырту, юлларны чистарту һәм карап тоту, тротуарлар салу кебек эшләр зур чыгымнар таләп итә.

    Урамнарны кардан чис­тартуга тиешле 1 миллион 800 мең сумның инде 695 мең сумы тотылган. Средствоның калган өлеше җәйге чорда юллар һәм урамнарны карап торуга юнәлтеләчәк. Чыгымнарны киметү өчен шәһәр башкарма комитеты тротуарларны чистарту, ташуга каршы чаралар үткәрү өчен "Тетюши-Зеленхоз" МУПның үз техникасын булдыру мәсьәләсе өстендә эшли.

    Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, тротуарлар беренче нәүбәттә Свердлов (Горький урамы тыкрыгыннан аптекага кадәр), Ленин (пенсия фонды бинасыннан чиркәүгә кадәр), Либкнехт (Свердлов урамы тыкрыгыннан Ленин урамы чатына кадәр) Людоговка микрорайонының Горький урамнарында салыначак.

    Җәяүлеләр йөри торган дүрт күперне (икесе - буа янында һәм Юбилей, Людоговка урамнарында) ремонтлау планлаштырыла. Җәй дәвамында үләннәрне чабу, куаклар утырту, карт агачларны кисү эшләре алып барылачак.

    Пирамида рәвешендәге тирәк, миләш, кыргый алмагачлар утырту, өрәң­гедән котылып, нигезле булыр, дип тәкъдим итә район башлыгы Валерий Чершинцев. Күз явын алырдай, шәһәр бизәге булырдай чәчәклекләр булдыруга да аерым игътибар бирү зарур.

    Шәһәр депутатлары гомуми файдаланудагы коеларны ремонтлауга - 150 мең сум һәм чишмәләрне төзекләндерүгә 120 мең сум билгеләделәр. Шә­һәр планнарында - Вшиха тавы һәм Күзәтү манарасы кебек объектларны, пристаньга төшә торган баскычны төзекләндерү, кечкенә чүп савытлары урнаштыру, контейнер мәйданчыклары төзү.

    Шәһәребез өчен балалар мәйданчыклары кебек мәсьәлә дә көнүзәк. Булганнарын ремонтлау­га бюджеттан 80 мең сум бүленгән. Өстәвенә, халык белән очрашу вакытында район башлыгы күтәргән инициативаны хуплап, шәһәр депутатлары сайлау округлары территорияләрендә 15 яңа мәйданчык булдырырга тиешләр.

    "Шәһәр - безнең уртак йортыбыз" дип еш кабатлыйбыз. Район башлыгы һәм шәһәр хакимиятенең аны матур, уңайлы һәм төзек итү турындагы игелекле ниятләре инде гамәлгә ашырыла башлады һәм без барыбыз да юлларның ничек чистартылуын, яктырту мәсьәләсенең хәл ителүен күрәбез. Әмма безнең һәркайсыбыз шушы игелекле эшләрдә катнашырга тиеш. Һәркем, беренче нәүбәттә, үз йорты каршында чис­талык булдыра, тирә-ягын яшелләндерә ала. Шәһәрне төзекләндерүнең гомумкабул ителгән кагыйдәсен үтәү бер дә катлаулы түгел. Чөнки ул матурлыклар һәм уңайлыклар кемгәдер түгел, ә үзебезгә кирәк.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: