Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отряды Олы Шәмәк авылы аерым пост хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 18 июнендә балалар шуклыгы буенча барлыкка килгән янгыннарны кисәтү максатыннан Олы Тормы авылының "Елмаю" балалар бакчасы балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

(Тетюши, 19 июня, "Тетюшские зори). Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отряды Олы Шәмәк авылы аерым пост хезмәткәрләре   тарафыннан 2019 елның 18 июнендә балалар шуклыгы буенча барлыкка килгән янгыннарны кисәтү максатыннан Олы Тормы авылының "Елмаю" балалар бакчасы балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәттеләр, җәйге каникул вакытында суда, урман массивларында һәм көнкүрештә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Барысына да җәйге янгын куркынычы чорын кисәтү буенча  белешмәлек тапшырылды.

Моннан тыш, балалар бакчасы персоналы белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде һәм "Балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре" темасына белешмәлекләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев