Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга куркыныч яный

Агымдагы елның биш аенда район территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт фаҗигасе булган.

Шуларның берсе - 10 июньдә. Җиңел машина йөртүче автозаправкалау станциясе янында сулга борылганда мотоцикл белән бәрелешә. Мотоцикл йөртүче һәм аның 16 яше дә тулмаган пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән үзәк район хастаханәсенә китерелә.

Мондый күңелсез хәлләрне булдырмауда, барыннан да элек, ата-аналар, олылар җаваплы. Җәйге каникуллар башлануга, шулай ук фаҗигале хәлләрнең артуына бәйле рәвештә профилактик эшләр дә сизелерлек көчәйтелгән: 18 майдан алып, ай дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре "Игътибар - балалар!" акциясе уздырдылар, аның барышында скутерлар иярләгән 17 яшь кеше штрафка тартылган. Унбиш кешенең урам аркылы чыга белмәве, дүрт шоферның җәяүлеләргә юл бирмәве ачыкланган. Балаларын креслодан башка машинада йөрткән ваемсыз утыз бер ата-ананың да янчыгына шактый "зыян" килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 37 үсмер белән аңлату эшләре үткәрелгән. Берничә тапкыр кагыйдә бозучыларга (ә алар бишәү) "Тукта - минем тормышыма куркыныч яный!" дигән карточкалар тутырылган, шуннан соң алар райбашкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгәннәр.

Нәтиҗәдә, берсе - штраф, калганнары, авариягә эләгеп, акчага да сатып алып булмаслык сәламәтлекләре белән түләгәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгын аңлау өчен шундый аяныч хәлләрне кабатлап торырга кирәк микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined