Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз

Татарстан Республикасында янгын вакытында балалар үлеме һәм җәрәхәтләнүе арту теркәлгән.

(Тәтеш, 24 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инс­пекторы Денис Сафиуллин мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 ае эчендә янгында 4 бала һәлак булган, 17 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Республикада ут белән шаяру аркасында 15 янгын чыккан, утта 5 бала җәрәхәтләнгән. 

Кечкенә яшьтә булу аркасында мөс­тәкыйль рәвештә дөрес карар кабул итә алмау дүрт очракның икесендә балаларның үлеменә һәм 17 очракның 11ендә җәрәхәтләр алу сәбәпчесе булып тора.

“Хөрмәтле ата-аналар, үзегезнең балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез, балаларны өйдә күзәтүчесез ялгызы калдырмагыз. Аларга шырпының уенчык булмавын, ә ут белән  шаярырга ярамаганлыгын аңлату мө­һим, янгын турында тәэсирләр аларда зур бәла-каза хакындагы кичерешләрне тудырырга тиеш. Балаларга көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәләреннән имин файдалану кагыйдәләрен өйрәтегез, тиз кабынып китүчән сыеклык­ларның куркынычлылыгы турында да сөйләгез. Балага, янгын чыккан очракта, үзен ничек тоту кирәклеге хакындагы кагыйдәләрне өйрәтегез. 

Балалар үз адресларын һәм янгын сагы телефонын белергә тиешләр. Аларга янгын чыккан вакытта качарга ярамаганлыгын, өйдән нәрсәне дә булса алып чыгарга тырышыр­га яки нинди дә булса әйберләрне коткарырга, яисә бары тик бер уй – өйдән зыян күрми генә чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру гадәттән тыш куркыныч: янгын булган очракта алар ут телләре чолгап алган бинадан тышкы якка чыга алмаячаклар. 

Балалар күз уңында булган урыннарда шырпы һәм утлы кабызгычлар калдырмагыз. 

Баланы яна торган мичне карап тору өчен ялгызын гына калдырмагыз, аңа мөстәкыйль рәвештә фейерверклар кабызырга рөхсәт  итмәгез, учаклар тергезүнең куркыныч булуы хакында сөйләгез”, – дип киңәш итә дәүләт инспекторы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев