Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланың атасы ана (гаилә) ­капиталын алу хокукына ияме? - сорый тәтешле

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.

(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

–     “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында”гы 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законның 3нче маддәсендәге 3нче өлешендә атаның ана (гаилә) капиталы сертификатын алу сәбәпләре күрсәтелгән.
Баланың әнисендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук туктатылса, һәм Россия гражданлыгы булган яисә гражданлыгы булмаган зат статусына бәйле булмаган рәвештә, баланың атасында (уллыкка алучыда) ­хокук түбәндәге очракларда барлыкка килә:
– хатын-кыз вафат булса; 
– ул үлгән дип игълан ителсә; 
– балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, аның тууы белән бәйле дәүләт ярдәменә өстәмә чараларга хокук барлыкка килгәндә; 
– шәхескә каршы һәм шуның аркасында ата-ана ­хокукыннан мәхрүм ителү яки балага карата (балаларга) ата-ана хокукын чикләүгә кагылышлы үз балаңа карата белә торып җинаятьләр кылганда; 
– баланы уллыкка яки кызлыкка алу белән бәйле рәвештә дәүләт ярдәменә өстәмә чараларга хокук белән бәйле рәвештә баланы тәрбиягә бирүне кире каккан очракта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X