Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр

(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).

Җирлектә яшәүченең инвалид баланың ташламалы дару белән тәэмин итү хокукы бозылуы турындагы мөрәҗәгате буенча Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан  тикшерү уздырылган.

– Балигълык яшенә җитмәүченең хроник неврологик чир белән интегүе ачыкланды. 2021 елның июлендә аңа табиблар консилиумы яшәү күрсәткечләре буенча дәвалану өчен аерым бер препарат билгеләгән. Кыскасы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2021 елдан дару сатып алу һәм алар тарафыннан инвалид баланы тәэмин итү чарасы кулланылмаган, чөнки бу препарат РФ территориясендә теркәлмәгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Тәтеш районы прокуратурасы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына вәкаләтле медицина оешмасы тәкъдим иткән дозада баланы дару белән тәэмин итүне йөкләү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.    

Казанның Вахитов районы суды Тәтеш районы прокурорының дәгъва гаризасын канәгатьләндерде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәде, – дип билгеләп үтәләр прокуратура хезмәткәрләре.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев