Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыннан да элек – кешеләр турында кайгырту

Район пенсия фонды идарәсендә түләү тәртибе буенча комиссия утырышы булды.

Аңа район авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм шәхси эшкуарлар чакырылган иде. Утырышка кадәр 7 иминиятләштерүче үз бурычын түләгән, калган 35енең 13е килгән. Бүгенге көнгә пенсия фондына булган бурыч, 2013 елның IV квартал отчеты буенча, 3 миллион 100 мең сум тәшкил итә, ә 2012-2013 елларга җыелганы - 8 миллион 700 мең сум.
2012-2013 елларда 36 эшкуар бизнес-планын яклаган һәм бишесенең инде пенсия фондына бурычлары да җыелган.
Район пенсия фонды Идарәсе начальнигы Ирина Большакова андыйларга иминият взносларын бизнес-планны рәсмиләштергәндә үк, эшчәнлек төренә карамастан, түләргә кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә катлаулы хәлләр килеп туган. Район прокуратурасы вәкиле пенсия фондына бурычларны каплау белән генә түгел, ә хезмәт хакларын түләү хакында да кызыксынды.
Бер КФХ хуҗасы хисләнеп чыгыш ясады. Терлекләр һәм төзелеш материаллары сатып алуга шактый акча түләсә дә, грант өчен ахыргача исәп-хисапны көтеп ала алмый һәм шуңа производствоны да эшләтеп җибәрү мөмкинлеге юк икән. Март ахырында, я апрель башында тиешле сумманы алачагына һәм бурычын түләячәгенә өметләнә, хәтта милкен сатырга туры килсә дә. "Дәүләткә барсын да кайтарам", - диде ул, ярсып. "Ул дәүләт акчалары түгел, алар Сезнең булачак пенсиягез хисабына китәчәк", - дип йомшак кына каршы төште аңа Ирина Александровна.
Шулай итеп, 1 мартка еллык нәтиҗә ясалачагы турында һәркемгә әйтелде. Пенсия фонды Идарәсе әҗәтләрне кичектерә алмый, чөнки алар баш предприятие карамагына күчәләр.
Бурычлыларга карарлар чыгарылачак, шуннан соң аларга карата административ кисәтү чаралары күреләчәк. "Родина" ҖЧҖ, "Волга" ҖЧҖ, "Нур" ҖЧҖ, "Новый путь" ҖЧҖ, "Татарстан" ҖЧҖ шундыйларга керә.
Пенсия фонды идарәсе "Башак" ҖЧҖ, "Тетюшское" УПХ ҖЧҖ, "Техсервисагро" ҖЧҖ, "Газтехмонтаж" ҖЧҖга карата бөлгенлек процедурасын тәкъдим иткән.
"Алга" ҖЧҖ һәм "Восток" ҖЧҖга күзәтү урнаштырылган, аларның бурычлары кредиторлар реестрына куелган һәм конкурс идарәчесенә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев